Туганда ук татар җырын тыңлаган
Шуңа хәзер дә бик оста җырлый.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Флүзә Касаева кызы Мәрьямне 43 яшендә тудырды.
– Баламны кесарев кисеме белән дөньяга китердем. 5 апрель иде ул. Операция залын яңгыратып җырладым, – дип искә алды ул әни булган мизгелен.
Әллә туганда ук колагына татар җыры кереп калганмы – Мәрьям кечкенәдән шигырьләр сөйләргә, моңланырга ярата. 3 яшеннән җырлый башлады. Тәүге җыры – «Чәбәкәй» иде. Бүгенге көндә ул – 30нчы мәктәпнең 6нчы сыйныфының алдынгы һәм бик талантлы укучысы. Алтынчы ел инде 13нче музыка мәктәбенең вокал бүлегендә укый. Фортепьянода уйный, рәсем ясарга ярата. Кул эшләренә дә бик оста. Әнисе кебек җәй көннәрендә күп итеп җиләк җыя.
Мәктәптә һәм шәһәрдә узган бәйгеләрдә дә гел җиңүләр яулый. Узган елда нәфис сүз бәйгесендә Гран-прига лаек булды.
Быел исә Сочида узган «Россия исемнәре» бәйгесендә татар халкының «Элмәлек» җырын башкарып, беренче урын яулады.
– Кызыбыз нинди генә бәйгедә катнашса да, призлы урыннар ала. Театрда үскән бала буларак, бөтен спектакльләрне карап бара, үзенең фикерен әйтә. Хайваннарны, кош-кортларны да ярата. Бер ташбака, ике әкәм-төкәм асрыйбыз. Киләчәктә кинода төшәргә хыяллана. Иң мөһиме – сәламәт һәм бәхетле булсын, – ди Флүзә Касаева.


