Авыл дип, җан атып яшәүчеләр: Күгәйдә 37 ел бергә гомер итүче Гөлгенә һәм Харис Габделхәевләр — авылның үрнәк, тырыш һәм бердәм гаиләсе
Күгәй авылында яшәүче Гөлгенә һәм Харис Габделхәевләр гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора. Газетага язма әзерләү максатыннан килүебезне белгәч, Гөлгенә апа бераз оялып куйды. Ә инде яшьлек, мәхәббәт еллары турында сүз кузгалгач, авыл кешесенә хас тыйнаклык белән, елмайды. Чөнки күңел түрендә сакланган иң саф һәм самими хисләрне һәркемгә дә җиңел генә сөйләп булмый бит ул!
Габделхәевләр инде 37 ел бергә гомер итә, бер елгы булулары да язмышның үзенчәлекле бүләге кебек. Яшьлек еллары очрашу-саубуллашулар белән үрелеп бара: армия хезмәте, аннан өзелеп көтү, барысы да җиде елга сузылган ныклы бер мәхәббәт тарихын тәшкил итә. Бу еллар аларның гаилә нигезен тагын да ныгытып, бер-берсенә ышанычны арттыра.
Харис абый армиядә чакта, Гөлгенә апа бер ел колхоз идарәсендә эшләгәч, Казанга барып заводка урнаша. Әмма гаилә коргач, яшьләр авылга кайтып төпләнүне кулай күрә. Шәһәр тормышы аларны кызыктырмый, туган нигез, авыл җире үзенә тарта. Төп йортта ике ел яшиләр, биредә беренче уллары туа. Әти-әни ярдәме белән, үз йортларын да салып чыгалар. Гаиләдә бер-бер артлы ике кыз дөньяга килә һәм бүген аларның өчесе дә үз тормыш юлларын тапкан.
Гөлгенә апа декретка чыкканчы колхоз идарәсендә хезмәт куя. Аннан соң ире белән бергә фермада үгезләр карый. Ул чорларны алар елмаеп искә ала: йөзәрләгән мал, көндәлек авыр хезмәт, әмма шул ук вакытта тырышлыкның нәтиҗәсен күрү – тере авырлыкның артуы күңелгә канәгатьлек бирә. Колхоз рәисе Илнур Әхмәтҗанов та хезмәтләрен бәяләп, үсендереп тора.
– Районга инвесторлар килгәнче фермада көн-төн эш ләдек, аннан ындыр табагына күчтек. Хезмәттән аерылган юк, бүген дә авыл тормышында кайнап яшибез, – ди Гөлгенә апа. – Лаеклы ялда булсак та, балалар бакчасында һәм мәктәптә төрле хуҗалык эшләрен башкарам, Харис каравылчы вазифасын үти.
– Әле ярый алар бар, һәр эшне җиренә җиткереп эшлиләр. Мин аларга үземнән дә артыграк ышанам. Габделхәевләр гел сафта, «юк» дия белмиләр. Ышанычлы хезмәткәрләр, – дип сөйли башлангыч мәктәп директоры һәм балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шәйхнурова. – Нинди генә йомыш булмасын, аларны чакырсаң, берсүзсез килеп җитәләр, эшнең авырлыгын да, җиңелен дә сайлап тормыйлар. Бакча һәм мәктәп тормышында ярдәмнәре зур: хуҗалык эшләре, төзекләндерү, җыештыру кебек күп кенә мәсьәләләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкаралар.
– Харисның җәмәгать тормышында да урыны зур: ул озак еллар авыл җирлеге депутаты булды, кулыннан бөтен эш килгәнгә, авылдашларына һәрчак ярдәм итә. Эшчәнлек нәселдән килә, чөнки гаиләдә хезмәт тәрбиясе балачактан ук салынган. Әтиләре Кәрим абый, үз вакытында, алты баласына да йорт салырга ярдәм иткән. Балалар да эш арасында, хезмәтнең тәмен белеп үсә. Мәсәлән, балачакта без урманга чикләвек ашарга дип бара идек, ә алар исә аны җыеп, тапшырып кайта иде. Шуннан ук аларның кечкенәдән эшкә өйрәнеп, һәр нәрсәне файдага һәм хезмәткә юнәлтә белүләре күренеп тора, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Фәния Хисаметдинова.
Гаиләнең тагын бер күркәм ягын әйтми кала алмыйм, ул да булса — иҗатка тартылу. Харис абый җыр-биюгә оста, бию буенча район бәйгеләрендә дә катнашып, беренче урыннар яулаган. Бу да аның тормышка мәхәббәтен, энергиясен күрсәтеп тора.
Бүген Гөлгенә һәм Харис Габделхәевләр биш оныкның сөенечле әби-бабасы. Балалары Казанда һәм Яшел Үзәндә яшәсә дә, гаилә җылысы өзелми — алар атна саен туган йортка ашкынып кайта.
Менә шулай, Күгәй авылының хезмәт сөючән, бердәм, ныклы гаиләләренең берсе тормышның нигезе – хезмәт, хөрмәт һәм бер-береңә ышаныч икәнен үз үрнәгендә исбатлап яши. Озак еллар тигезлектә, бәхеттә гомер кичерү насыйп булсын.
