Олы Ачасыр авыл җирлеге хисап сессиясендә нибары бер сорау яңгырады



Шундый идеаль дулкында узган җыен турындагы язманы нидән башларга да юк. Чынлап. Журналистларга бит инде нинди дә булса «шкандаль», «эһе, язарлык нәрсә бар монда» диярлек итеп чыгыш ясаучы, нидәндер ризасызлык белдереп, мәсьәлә куптаручы булса яхшы.

Монда андый нәрсәнең духы да булмады. Киресенчә, авыл активисткасы Тәскирә апа Шәйхуллина торып басып, бөтен халык исеменнән мактау сүзләре җиткереп, Илнур Саттаровның хезмәтенә «бишле» куйды. Шулай булгач, әйдәгез, хисап тотылган узган елда биредә башкарылган эшләргә күз салыйк.

Өч авылны (Бишбатман белән Кири – рус авыллары) берләштергән Олы Ачасыр җирлегендә халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү тиешле дәрәҗәдә башкарыла. Былтыргы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең чишелешенә килгәндә, аларның күпчелеге хәл ителгән, берникадәре быел төгәлләнер дип өмет ителә. Авылдагы хакимият бинасының (балалар бакчасы, ФАП, почта да шунда урнашкан) түбәсе капиталь ремонтланган, төзекләндерү эшләре агымдагы елда дәвам итәчәк. Авылның төп урамнарында электр яктырту линияләрен яңарту проблемасы, мөмкинлек булмау сәбәпле, әлегә ачык кала. Су башнялары тирәсен төзекләндерү дә дәвам ителә. Мәктәп янындагысы декабрь аенда яңа башняга алыштырылган. Кири авылында күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бүлеп бирелгән.

Үзсалым акчасына Олы Ачасырда (кеше башыннан 1000әр сум җыелган) зиратка тимер рәшәткәләр (770 965 сум), яңа чүп контейнерлары (388 600 сум) кайтартылган. Урам утларын карап тотуга, яктырткычлар кую өчен – 199 980 сум, җәй дәвамында үләннәр чабу һәм свалка чистарту өчен – 199 541 сум, кар чистартуга 149 994 сум тотылган.

Бишбатманда үзсалым бер кешедән 23000 сум билгеләнгән булган. Дәүләт тарафыннан дүртләтә арттырылган суммага 247 метр асфальт юл түшәлгән, яңа контейнерлар алынган, ә аларны урнаштыру мәйданчыгын төзү агымдагы елда башкарылачак.

Кири авылында һәрбер кеше (алар саны нибары 10) 1000әр сум тапшырган һәм аңа чүп контейнерлары мәйданчыгы төзү планлаштырылган булган, бу эш тә быелга калган.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Болардан тыш, программа нигезендә, Биш­батманда 1 км 53 м суүткәргеч челтәре ремонтланган, өстәрәк телгә алынган Ачасырдагы яңа су башнясы да әлеге программа буен­ча урнаштырылган. Янгын сүндерү машинасына яңа мотор һәм запас частьләр кайтартылган. Кири авылында урамнарга газүткәргеч торбалар сузылган, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә мемориаль һәйкәл ачылган.

Шулай ук, авылларда көн­дәлек туып торган мәсьәләләрне хәл итү, өмәләр оештыру, төрле истәлекле даталар, бәйрәмнәр уздыру һәм башка шундый эшләр башкарылып торуы бәхәссез. Без аларны социаль челтәрләрдә даими яктыртып барабыз. Һәм, әлбәттә, эшчәнлекнең төп максаты – 2026 елга билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру. Олы Ачасыр җирлегендә иң мөһимнәре түбәндәгеләр:

  • Каюм Насыйри тарихи-этнография музеенда капиталь ремонтны төгәлләү;
  • башкарма комитет бинасын төзекләндерүне дәвам итү;
  • авылның төп урамнарына яктырткычлар урнаштыру;
  • Бишбатман авылы аша узучы төбәк юлына, тизлекне киметү өчен, ясал­ма тигезсезлек урнаштыру;
  • җыелачак үзсалым акчасына каты коммуналь калдыкларын туплау мәйданчыклары төзү, юлларны карап тору, урамнарга электр яктырткычлары урнаштыру, янгын сүндерү гидрантлары кую кебек эшләр планлаштырылган.

(Кыскартып урнаштырылды)

Язманың дәвамын газетабызның №4 (6нчы февраль, 2026 ел) санында укырга мөмкин.