Белгеч урта яшьләрдә туклану рәвешенең 70тән соң акыл сәләтенә йогынты ясавын аңлаткан
40-50 яшьтә туклану рәвеше 70 яшьтән соң баш мие торышына турыдан-туры йогынты ясый.
Күптән түгел генә уздырылган киң колачлы тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, урта яшьләрдә дөрес туклану картлыкта акыл зәгыйфьлегенә бәйле проблемаларны кисәтү мөмкинлеге бирә. Табиб-эндрокринолог Зөһрә Павлова үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә “Российская газета”.
Галимнәр 159 000 кешенең кырыктан алтмыш тугыз яшькә кадәр ничегрәк тукланулары турындагы мәгълүматларны өйрәнеп, еллар узгач, аларның акыл сәләтен күзәткән. Нәтиҗәдә дөрес тукланучыларга өлкән яшьтә хәтер һәм фикер сәләте кимү куркынычының 20-30 процентка кимрәк янавы ачыкланган.
Урта яшьләрдә яшелчәгә, җиләк-җимеш, эшкәртелмәгән ярма, аз эшкәртелгән башка продуктлар, балыкка өстенлек бирүчеләрнең акыл сәләте картайган көннәрендә иң яхшы дәрәҗәдә сакланган булып чыккан. Ә инде дөрес тукланмауның фикерләү тизлегенә, хәтергә тискәре йогынты ясаганлыгы билгеләнгән. Белгеч әйтүенчә, артык майлы, баллы, кыздырылган ризыкларга, камыр ризыкларына мөкиббән китүчеләрдә
40-50 яшьләрдә кан тамырларында үзгәрешләр, матдәләр алмашында өзеклекләр барлыкка килә. Ә бу исә соңрак баш миенә йогынты ясый. Дөрес туклану исә шикәр чире һәм гипертония куркынычын киметә, кан тамырларын ныгыта, ялкынсынуны киметә. Боларның барысы да дистәләрчә елдан соң баш миенә йогынты ясый, дип йомгак ясаган сүзенә табиб.

