Татарстанда дәүләт милке турында мәгълүматны яшергән өчен штраф кертергә планлаштыралар



Татарстан милкендәге мөлкәт турында белешмәләр бирмәгән өчен 100 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Мондый үзгәрешләрне ТР КоАПына кертү планлаштырыла, хәзер проект коррупциягә каршы экспертиза уза.

Татарстан милкендәге милек турында вакытында тапшырмаган яки дөрес булмаган белешмәләр биргән өчен штрафлар турында бара.

Гражданнар өчен алар 3-5 мең сум тәшкил итә ала, вазыйфаи затлар өчен — 10-20 мең сум, юридик затлар өчен — 70-100 мең сум.