Истанбулдан спектакль дә килә - Казанда Максим Горькийга багышланган фестиваль узачак
5 — 7 июнь көннәрендә Казанда «Горький +» сәнгать фестиваленең 30дан артык чарасы узачак.
Программада — спектакль премьералары, концертлар, лекцияләр һәм иҗат лабораторияләре. Алар Камал театры, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залын, «Экият» курчак театрын, А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеен, Марсель Сәлимҗанов исемендәе Актёрлар йортын һәм башка мәйданчыкларны үз эченә алачак. «Горький +» фестиваленең арт-директоры — Россиянең халык артисты Евгений Миронов.
«Безнең фестиваль үз миссиясенә тугры: без дөнья мәдәниятенә йогынты ясаган язучы Максим Горькийның әдәби мирасын гына саклап калмыйбыз, заманча сәнгатьнең якты күренешләрен дә күрсәтәбез. Фестивальнең быелгы темасы – Горький һәм классиклар, аларның иҗади диалоглары. Без Лев Толстой, Антон Чехов, Леонид Андреев, Фёдор Шаляпин һәм башкалар турында да уйланабыз. Истанбулдан киләчәк «Дядя Ваня» (режиссёр Мехмет Беркие) спектакле фестивальнең халыкара юнәлешен раслый. Мондый мәдәни диалог төрле халыкларның традицияләрен аңларга мөмкинлек бирә», – ди фестивальнең арт-директоры Евгений Миронов.
«Горький+» сәнгать фестиваленең төп чаралары: Ф. М. Достоевскийның «Бедные люди» романы буенча Евгений Миронов, Юлия Хлынина, Юрий Башмет һәм «Солисты Москвы» камерный ансамбле катнашында спектакль-концерт (режиссёр Мурат Абулкатинов); Юлия Пересильд катнашында Милләтләр театрының «Васса» спектакле (Горький әсәре мотивлары буенча); Екатеринбург заманча хореография театрының «Провинциальные танцы» хореографик спектакле, Рузил Гатин һәм Алексей Тихомиров катнашында «Горький һәм опера» концерты. Режиссёр Илгиз Зәйниев фестиваль өчен «Табор уходит в небо» премьерасын чыгара. Ул Эмиль Лотяну сценариесе буенча куела. Әлеге сценарий Максим Горькийның «Макар Чудра» һәм «Старуха Изергиль» хикәяләренә нигезләнгән.
- Фестивальнең программа директоры — Оксана Ефременко, генераль продюсеры — Артур Григорянц.
