Бүген Татарстан территориясендә көчле җил көтелә



Бүген Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил һәм томан көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән томан булачак, ә көндез көнбатыштан исүче җилнең көчәюе көтелә. Һава торышы начар булу сәбәпле, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә: реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качарга ярамый.

«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны караусыз калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», – диелә хәбәрдә.