Бөтенроссия марафоны халыкларны дөньяга таныта



Россиядә 2026 ел – Халыклар бердәмлеге елында Бөтенроссия марафоны үткәрелә.

“Россия – гаиләләрнең гаиләсе” марафонына 5 февральдә Мәсәкүдәге “Россия” милли үзәгендә старт бирелә.

Анда 4 меңнән артык кеше – илебездәге барлык халыклар вәкилләре һәм чит ил кунаклары катнаша. Россиядәге уртак мәдәният, горыф-гадәтләр телевидение аша миллионлы аудиториягә җиткерелә. Программада төрле милләтләрнең иҗат коллективлары, спортчылары, аш-су осталары чыгыш ясый.

Россиянең 89 субъекты белән беррәттән Татарстан да республикада яшәүче төрле милләтләр вәкилләре катнашындагы концерт тәкъдим итә. Бу чара милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән.