«Чаллы ТВ» дикторының йорты янды
Өйдән бер нәрсә дә калмады.
«Чаллы ТВ» каналы директоры урынбасары Елена Камалова һәм Тукай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Артём Асеев гаиләсенә кайгы көтмәгәндә килә. 25 февральдә эштән кайтып барганда аларга күршеләре шалтыратып «Өегез яна!» – дип хәбәр итә. «Алтын» (Ильбухтино) бистәсендә урнашкан йортны ут тиз арада чолгап ала. Бәхеткә, бу вакытта өйдә кеше булмый. Тик 3 «немец» токымлы эт, 1 «русский той» токымлы көчек янгында тереләй янып үлде. Бары бер көчек кенә исән калды. Елена Камалова өчен бу зур югалту — ул этләре белән төрле ярышларда катнашып алдынгы урыннар яулады, хайваннар белән кинологлар махсус шөгыльләнде.
«Хәзерге вакытта рухи яктан бик авыр.Төнне мин дус кинологта, ирем күршеләрдә үткәрдек. Кызым мәктәптән соң шәһәрдә әбиләрендә кунып калган иде. Янгын турында ул берни дә белми. Аңа ничек әйтергә дә белмибез, ул бик кайгырачак», — дип сөйләде Елена Камалова.
Авыр хәлдә калган гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар калдырабыз.
42301810000084759688
Тел.:965 626-55-52
АО "Т-Банк", Камалова Елена Вячеславовна

