Россия банкы төп ставканы киметеп, 15,5 процентка калдырган



Россия Банкының Директорлар советы бүгенге утырышында төп ставканы 50 базиспунктына киметеп, 15,5 процентка калдырган. Бу хакта Үзәк банк хәбәрендә әйтелә.

2025 елның 6 июненнән бирле ставканы алтынчы тапкыр киметү инде бу. Ул чагында Үзәк банк аны 3 елга беренче тапкыр төшереп, 20 процентка калдырган иде.Шуннан соң төп ставка дүрт тапкыр киметелде: 25 июльдә – 18, 12 сентябрьдә – 17, 24октябрьдә – 16,5, 19 декабрьдә – 16 процентка кадәр.

Гомумән алганда, күрсәткеч рекордлы 21 проценттан 5,5 процентка киметелеп, 15,5 процент булды.