Татарстан укучылары Лисичанск сәнгать мәктәпләренә китаплар, иҗат өчен җыелмалар тапшырды



Лисичанскиның музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары Татарстаннан махсуслаштырылган әдәбият, укыту-методик материаллар һәм иҗат өчен җыелмалар алды, дип яза «Татар-информ».

Китапларның һәм иҗади комплектларның шактый өлешен республика мәктәпләрендә укучылар һәм педагоглар җыйган.

ТР Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков ике мәктәптә тә булды. Ул мәгариф учреждениеләре җитәкчелеге, педагоглар һәм балалар белән аралашты, уку сыйныфлары һәм дәресләрнең нинди шартларда узуы белән танышты.

Лисичанск музыка мәктәбендә хәзерге вакытта 64 бала белем ала. Биредә репетицияләр һәм концерт чыгышлары уза, коллектив ачык концерт өчен яңа программа әзерли.

Сәнгать мәктәбенә 60тан артык бала йөри, биредә дүрт укытучы исәпләнә. Яшь рәссамнар кунакларга үз эшләрен күрсәттел, аларның күбесе конкурсларда һәм күргәзмәләрдә билгеләп үтелгән.

Ринат Садыйков Лисичанск сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалы зур булуына ышаныч белдерде.