Хөрмәт нигезе — фидакарь хезмәт



Хөрмәт нигезе — фидакарь хезмәт

Моңарчы ел саен Наил абый белән язгы чәчү, игеннәр өлгергән вакытта, урып-җыю чорында бергәләп басу-кырлар белән танышып, карап чыгарга өлгерә идек

Районыбызның гүзәл почмагы булган Пархода авылында 1931 елның 9 мартында дөньяга аваз салган Наил Салих улының балачагы, яшьлек еллары илебезнең авыр чорлары белән бергә үрелеп барган. Заманында Чепья районына кергән Пархода авыл кешеләрен берләштергән Фрунзе исемендәге колхоз ул төбәктә үзенең уңышлары белән дан тоткан. Шунысы игътибарга лаек — 1930 елда төзелеп таралган колхоз нәкъ менә Наил Салих улы туган вакытта, 1931 елның язында яңадан оеша. Аның рәисе итеп Донбасс шахталарында күмер чабып кайткан Наил аганың әтисе Салих Гыймадиев сайлана. Бераз вакыт Пыжмара авыл Советы рәисе булып эшләгән һәм 1941-1942 елларда Бөек Ватан сугышында булган чорлардан тыш, Салих ага шушы хуҗалыкта 1963 елга кадәр, 30 елга якын рәислек итә. Ул заман өчен бу шаккаттыргыч күренеш.

Районда сирәк хуҗалыкларның берсе буларак, сугыш елларында да бу колхоз тотрыклы эшли, дәүләткә продукция тапшыру планнарын арттырып, даими үтәп бара. Халкының да ул ачлык елларында тамагы тук була, авыл халкы тырыш хезмәте, күләмле уңышлары белән җитәкчесенә җил-яңгыр тидерми. Колхоз ирешкән уңышларны югары бәяләп, 1945 елда Совет хөкүмәте, туган авылы халкының мул тормышта яшәве өчен җаны-тәне белән хезмәт куйган Салих аганы «Почет билгесе» ордены белән бүләкли.

Еллар үткән, заманнар да үзгәргән. Үз вакытында 400гә якын кеше яшәгән Пархода авылы бүген инде юк. Ул заманның хатирәләрен авылның исеме язылган элмә тактасы, койма белән әйләндереп алынган зират, карт агачлар, беленер-беленмәс өй урыннарындагы идән асты чокырлары, һаман да челтерәп агучы чишмәләр генә саклый сыман.

Нигә бу турыда киңрәк тукталдык соң? Шушы авылда туган, шушында яшәгән авыл халкы бердәмлеге мисалында, әтисенең тырыш хезмәте үрнәгендә тәрбияләнгән олы ихтирамга лаек булган Наил ага Салихов та гомере буена халыкка игелекле хезмәттә булды. Бу көннәрдә ветераныбыз 95 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Сугыш һәм хезмәт ветеранының балачагы, үсмер еллары ул чордагы яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый, кечкенәдән өй, соңрак колхоз эшендә иртәдән-кичкә кадәр башкалардан калышмый тырыша ул. Шунсыз булмый, әтисе җитәкче булгач, бу исемнең җаваплылыгы Наил өстенә дә төшә. Төрле эшләрдә — басуда, терлекләр янында, ашлык амбарында хезмәт кую яшь егетне физик яктан гына түгел, рухи яктан да чыныктыра. Сугыш тәмамлангач, бертөркем авылдашлары белән бергә Наил Салих улына да «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырыла. Пыжмара, соңрак Чепья урта мәктәпләрендә белем алганда физик яктан нык, үткен зиһенле булу башкалар алдында аның дәрәҗәсен күтәрә.

Наил Салих улы 1949 елда Чепья урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Ә инде 1950 елда төпле белемле егетне Пыжмара мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Фәннәр буенча укытучылар җитешми, аларны бер мәктәптән икенче мәктәпкә күчереп йөртәләр. Комзавод, аннан Сәрдек, Чутай мәктәпләрендә эшләгән чорларында аның максатчан, тырыш педагог икәнлеге мәгариф идарәсе белгечләренә дә күренә, 1954 елда Чутай җидееллык мәктәбенә аны директор итеп билгелиләр. Мәктәп бинасы кысан, уңайлыклар бар да тышта. Укучыларда белемгә ихтыяҗ тудыру, аларны яңалыкка омтылышлы итү өчен яшь укытучылардан туп-ланган мәктәп коллективына нык тырышырга туры килә. Мәктәпкә кайткан яшь укытучылар арасыннан, шушы авыл кызы Мөнәвәрә исемлесе Наил агага бигрәк тә якын була. Фикерләр бердәмлеге, якты киләчәккә зур ышаныч белән хезмәт итү, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә яңалыкка омтылу ике яшь йөрәкне кавыштыра да инде.

Мәктәп коллективы тупланып, алга җитди максатлар куеп эшләгән чорда, 1956 елда күрше Нөнәгәр авылында тулы булмаган урта белем бирү мәктәбе ачыла. Чутай мәктәбенең бинасы шунда күчерелә һәм аның директоры итеп Наил Салих улы билгеләнә. Укытырга сыйныф бүлмәләре җитмәве, мәктәпнең биналарын җылыту, чисталык, балаларны кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләре директордан көн саен зур игътибар сорый. Мәктәптә укыту сәгатьләре беткәч, укытучылар фермаларга баралар, төрле лекцияләр уку, стена газетасын чыгару, кичен авыл халкына концерт-спектакльләр кую, доклад-лекцияләр уку — боларны оештыру җитәкчедән зур ихтыяр көчен таләп итә. Башлангыч белемле булганнарга һәр ике авылда кичке мәктәп эшли, анда да укытучылар инде олы яшьтәге авылдашларына дәресләр бирәләр. Җәен укытучылар, гомумән, мәктәп коллективы бер көн дә калмыйча бетмәс-төкәнмәс колхоз эшендә катнаша, укучылар да алар белән бергә хезмәт тәрбиясе ала. Директор шуның өстенә «ВЛКСМның 50 еллыгы» исемендәге колхозның партия оешмасын җитәкли, бу төбәктә кешеләрне коммунистик идеология рухында тәрбияләү вазифасы аның җилкәсендә була.

Нинди генә катлаулы чор булмасын, укытучылар үзләренең белемнәрен күтәрү өчен вакыт табалар, Наил Салих улы да 1956 елда Казан педагогия институтын читтән торып тәмамлый, югары белемгә ия була. 1964 елда колхоз көче һәм әти-әниләр ярдәме белән Нөнәгәрдә яңа мәктәп бинасы төзелә, укыту-тәрбия процессын камилләштерү өчен мөмкинлекләр арта. Алны-ялны белмичә хезмәт иткән директор 1967 елда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» исеме белән бүләкләнә, канатланып эшли.

Тәвәккәл, алга карап эшләүче җитәкчене тагын да җаваплырак эшкә тәкъдим итәләр, 1970 елның ноябрь аенда аны «ВЛКСМның 50 еллыгы» исемендәге колхозның председателе итеп сайлыйлар. Менә шушы постында ул, нәкъ әтисе Салих ага кебек, эшенә җанын-тәнен биреп, 21 ел хезмәт куя. Ул эшләгән чорлар да бит гел үзгәрешләрдән генә тора. Ныклап аякка басабыз дигәндә, үзгәртеп кору дулкыннары күпме эшләгән эшне, башлангычларны харап итте. Шуңа да карамастан, Наил ага җитәкләгән хуҗалык үзенең матди нигезен, яшәү потенциалын югалтмый, алга бара. Ул чорларда җитештерү һәм дәүләткә продукция сату планнары арттырып үтәлә. Колхозның алдынгы механизаторы Фәрит Зарипов бәрәңге игү звеносын җитәкләп, ил күләмендә зур уңышларга ирешә, ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байракгы ордены белән бүләкләнә.

Наил ага колхозда һәм биредә хезмәт куючы кешеләрнең эш һәм ял шартларын яхшырту өчен гаять зур көч куя. Нөнәгәр һәм Чутай авылларында күп санда социаль объектлар, техника саклау һәм ремонтлау өчен җылытылган, уңайлы гаражлар төзелә, булганнары төзекләндерелә. Терлекчелек биналары читкә салынып, тулы бер терлекчелек комплексы пәйдә була. Бу чорда башкарылган эшләрне, куелган хезмәтне авыл халкы әле дә онытмый. Шушы җирлектә төпләнеп калган җитәкченең авылдашлары алдында йөзе ак. Җитәкчелек тә Наил аганың максатчан, тырыш эшләвен тиешенчә бәяләде, дип әйтергә нигез бар. Республика, район тарфыннан бирелгән Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатларының саны бихисап. Авыл хуҗалыгын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен ул 1983 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә, 1988 елда аңа Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме бирелә. Бу бүләкләр ветеран өчен бәһасез, чөнки алар йокысыз төннәр, төрле карарларны кабул иткәндәге тирән уйланулар, хәтсез борчулар, тынгысыз хезмәт бәрабәренә ирешелгән казанышлар.

Наил Салих улын 1991 елда зурлап лаеклы ялга озаталар. Тынгы белмәгән ветеран эштән туктамый, биш ел буе хуҗалыкның хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы инженеры булып хезмәт итә. Илле елга якын хезмәт стажы булган олы шәхес әле яңадан егерме елга якын Нөнәгәр җирлеге ветераннар Советын җитәкләде, шушы җирлекнең тормышы эчендә кайнады.

Туган төбәгендә, районда инсафлы, гадел, зыялы, югары культуралы, һәр кешегә ихтирамлы карашлы җитәкченең зур биеклекләргә ирешүендә, мөгаен, барлык шушы еллар дәвамында аның янәшәсендә булган, шундый ук хезмәт сөючән, кайгыртучан хәләл җефете, 31 ел укытучы булып хезмәт куйган Мөнәвәрә апаның да тырышлыгы, өлеше зур булгандыр. Алар 68 ел бергә, иңне-иңгә куеп, тормыш сынауларына бирешми, һәр көнгә хәер-хаклы булып яшиләр. Ике кыз, бер егет үстерделәр, инде алар гаиләле булып үзләре балалар үстерәләр. Кызлары Фәридә, Рүзилә халык сәламәтлеген саклау өлкәсендә хезмәт куя, уллары Раниль хокук саклау органнарында эшли, «Татарстан Республикасының атказанган юристы» исеменә лаек булды. Өч онык, өч оныкчык Наил ага, Мөнәвәрә апаның бүгенге көндә иң зур куанычлары.

Тормышның истәлекле даталары гомернең аерым бер чорында узганнарга борылып карап, күкрәп узган яшьлеккә, тырыш хезмәттә үткән елларга, тормыш сукмакларына карап үзенчә бер нәтиҗә чыгару вакыты. Бу җәһәттән Наил Салих улы Салиховның тормыш юлы, куйган хезмәте киләчәк буыннар өчен бетмәс-төкәнмәс сабырлык, ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Эчкерсез рәхмәт сүзләребезне җиткереп, ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез!


Моңарчы ел саен Наил абый белән язгы чәчү, игеннәр өлгергән вакытта, урып-җыю чорында бергәләп басу-кырлар белән танышып, карап чыгарга өлгерә идек. Һәр басуның исемен атап, тарихын сөйләп мине шаккаттыра иде. Акман басуларын әйләнгәндә кайбер вакыт тирә-якны күзәтеп барганда тын гына калган чаклары да булды. Ул вакытта йөзләрендә сагыш та, яшьлегенең якты хатирәләреннән моңсу гына елмаю да чагыла иде. Мин Нөнәгәрнең 20нче председателе булдым, 21 ел эшләдем, дип ул шәхесләрнең һәрберсенең исемен, аларның эшләгән елларын, тарихларын атап чыга иде. Искиткеч хәтерле, үткен зиһенле ветераныбыз бүгенге көндә кышларын Казанда, балаларында яшәсә дә, хуҗалык эше белән даими кызыксынып тора, авылдашларының хәлләрен сораша. Хөрмәтле Наил Салиховичны Нөнәгәр җирлегендә яшәүчеләр исеменнән олуг юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, Мөнәвәрә апа белән тигез гомер, балаларының, онык-оныкчыкларының уңышларына сөенеп яшәүләрен телим. Куйган хезмәтләрегез алдында баш иябез.

Фердинанд Хәйруллин, «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе