«Сүрәкә» ансамбле Колышчыда узган Мулимунда катнашты
23 майда Мамадыш районының Колышчы авылында зур бәйрәм – Мулимун узды.
Җәйге бәйрәмнәрнең иң беренчесе булган Мулимунны Мамадыш районының Колышчы авылы керәшеннәре 23 майда билгеләп үтте. Мулимун «молебен» сүзеннән алынган. Тройсынга кадәр, үлеләрне искә алып келәү иткәннәр.
Ул Тройсыннан бер атна алдан үткәрелә. Элегрәк Мулимун бәйрәме өч көн дәвам иткән. Беренче көн — очрашу көне, ул вакытта тирә-юньнән туганнар җыелган. Икенчесе — үлеләрне искә алу көне. Өченчесе — кунакларны озату көне. Быел да Колышчыдагы чиркәүдә иртән бәйрәм литургиясе уздырганнар. Аннан соң зиратта, үлеләр өстендә лития үткәрелгән.
Кичке авыл җыены гөрләде, халык уеннары, җырулар яңгырады. Кыр батырларын да данладылар. Анда республикабызның төрле почмакларыннан карендәшләр җыелды. Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле үз чыгышында Анастасия Усачеваның шигырьләрен һәм халык җыруларын тәкъдим итте.
Анастасия Тимофеевна Колышчы авылында туган. Узгаен елның декабрендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
«Без аның иҗатын Колышчы җирендә тәкъдим итә алуыбызга чын күңелдән сөендек. Авылдашлары да үзләренең талантлы якташлары белән горурланалар. Беләсезме, бу авыл бәйрәмендә иң кыйммәтлесе нәрсә иде? Төрле бизәкләр дә, тәмле ризыклар да түгел (алар бик матур булса да), ә кешеләр! Кемдер туганнарын бер ел күрмәгән, кемдер беренче тапкыр балаларын туган якларына алып килгән. Ләкин барысы да бергә җыелганнан соң, шундук сизелә: бу гади очрашу гына түгел. Бу — буыннан-буынга күчә торган традиция.
Аларның бабалары да бу бәйрәмне калдырмаган. Һәм бүген колышчылылар Мулимунны үткәрүне дәвам итә. Ышанабыз, аларның балалары да шулай эшләячәк. Чөнки ыруыңны онытмаудан һәм тамырларың башланган җирдә очрашудан да мөһимрәк нәрсә юк...», — дип язды Ольга Вәлиуллина.
Ольга Вәлиуллина, Максим Гумин фотолары.
