Рөстәм Миңнеханов Тукай районында җирле җитәкчеләр белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тукай районына эш сәфәре барышында җирле предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм муниципалитет активы белән очрашты.
Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Район башлыгы Камил Нәҗмиев хәбәр итүенчә, 2027 елда футбол манежын ачу планлаштырыла. Бүген районда Боз сараен ачу тантанасы булды.
Агросәнәгать комплексы өлкәсендәге вәзгыять турында сөйләгәндә, җитәкче җирле аграрийларның барлык мәйданның 91,4%ын җыеп алулары турында әйтте. Көзге культураларны чәчү кампаниясе төгәлләнде. Рөстәм Миңнеханов СВОда катнашучыларның гаиләләренә игътибар һәм ярдәм күрсәтү зарурлыгына аерым тукталды, бу бигрәк тә һәлак булганнарның гаиләләренә кагылуын әйтте.
Камил Нәҗмиев районда 450 дән артык ир-егетләре СВОда катнашкан гаилә яшәве, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.
Татарстан Рәисе шулай ук бүген Теләче районында булды, анда ул Татарстан Республикасының дүрт муниципалитетында футбол манежларын ачуда катнашты.
