Татарстанда һава торышы үзгәрә: боз явуы ихтимал
26 майда Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана, дип яза «Татар-информ».
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәреннән күренгәнчә, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда көчле, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Шулай ук боз явуы да ихтимал.
Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге — 14 метрга, иртән һәм көндез 16-21 метрга кадәр көчәя.
Көндез максималь температура +17..+22 градус, көнчыгышта һәм көньякта +28 градус тәшкил итәчәк.