15 апрель – Габдулла Тукайны искә алу көне
15 апрельдә, Габдулла Тукайны искә алу көнендә, сәгать 11.00 дә Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында бөек татар шагыйре каберенә чәчәкләр салу чарасы булачак. Бу хакта Язучылар берлеге хәбәр итә.
Г.Тукай каберен зыярәт кылырга теләүчеләр өчен автобус Язучылар берлегеннән сәгать 10да кузгалып китәчәк.



