Россия Банкы Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел тулу уңаеннан көмеш тәңкә чыгара
Россия Банкы 2026 елның 14 июлендә «Шәһәрләр» сериясеннән «Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел» исемле 3 сум номиналлы истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгара (каталог № 5111-0537). Бу хакта Россия Банкы матбугат үзәге хәбәр итә.
3 сум номиналлы көмеш тәңкә (кушылмаларсыз авырлыгы – 31,1 г, эретмә пробасы – 925) 39,0 мм диаметрлы түгәрәк формасында эшләнгән. Тәңкәнең алгы һәм арткы якларында әйләнә буенча кабарынкы кант бар.
Тәңкәнең алгы ягында Россия Федерациясе Дәүләт гербының рельефлы сурәте урнаштырылган, «РОССИЙСКАЯ ФЕДЕРАЦИЯ» (Россия Федерациясе), «БАНК РОССИИ» (Россия Банкы), тәңкәнең номиналы «3 РУБЛЯ» (3 сум), чыгарылган елы «2026 г.» (2026 ел), Д.И. Менделеевның химик элементларның периодик системасы буенча металл билгеләмәсе, эретмә пробасы, Санкт-Петербург акча сараеның товар билгесе һәм кушылмаларсыз авырлыгы күрсәтелгән.
Тәңкәнең арткы ягында Яр Чаллы гербының, шәһәр мэриясе һәм бизнес-үзәкнең, шәһәр пейзажы фонында КАМАЗ автомобиленең рельефлы сурәтләре урнаштырылган; өстә әйләнә буенча – «НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ» (Яр Чаллы), сулда ике юл белән – «400 ЛЕТ» (400 ел) дип язылган.
Чыгарыла торган тәңкә Россия Федерациясе территориясендә законлы рәвештә түләү чарасы булып тора һәм барлык төр түләүләр өчен номиналы буенча чикләүләрсез кабул ителергә тиеш, диелә хәбәрдә.

