Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне паркларга җәйге чараларга чакырды



Татарстан Рәисе искәртеп үткәнчә, эсселек әкренләп чигенә, димәк, рәхәтләнеп саф һавада йөрергә мөмкин булачак.

Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне, калган җәйге атналардан файдаланып, “Татарстанда җәй” проектында күздә тотылган чараларда катнашырга чакырган. “Һава торышы үзгәрә – бу атнада бераз җиләсләнә, әмма әле җәйнең тәмамлануын аңлатмый бу. Буш вакытны хәзер күбрәк саф һавада файдалы һәм кызыклы итеп уздырырга мөмкин”, – дип язган Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, республика шәһәрләре паркларында һәм иҗтимагый киңлекләрендә һәр көн саен проектта каралган спорт чаралары, иҗади чаралар уздырыла. Проект кысасында 5 меңнән артыграк шундый чара үткәрелгән инде. Татарстан Рәисе республикада яшәүчеләрне гаиләләре һәм дус-ишләре белән бергә килергә чакырган.

“Катнашыгыз! Гаиләләрегез, якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән килегез. Ялларыгыз файдалы үтсен!” – диелгән хәбәрдә.