Башка районнар спорт залларын тутыра алмыйлар, ә без буш урын таба алмыйбыз



Башка районнар спорт залларын тутыра алмыйлар, ә без буш урын таба алмыйбыз

Август аеның икенче шимбәсе ел да Физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә

Физкультурачылар көне быел 8 августка туры килә. Шул уңайдан, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин белән җанлы әңгәмә кору инде традициягә керде дисәк тә була, үзенчәлекле фикерле, алдынгы карашлы җитәкче белән бу юлы да үткәргән әңгәмәбезне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

— Рөстәм Рафисович, 2026 ел башында куелган бурыч-максатлар тормышка аша киләме?

— Әлбәттә. Спортта, аеруча профессиональ спортта берьеллык план, бурычлар белән генә уңышка ирешеп булмый, бу озак, системалы эш, һәм ул теге яки бу факторларга карап тукталып калырга тиеш түгел. Безнең төп девиз — «от массовости к профессионализму», ягъни «күмәклектән һөнәригә». Яшьләр көнендә игьтибар итсәгез, Рәсәй, Европа, Дөнья күләмендә җиңүгә ирешкән күпме кызлар-егетләр сәхнәгә чыкты. Менә бу максатларның бер күрсәткече.

— Район спорты камиллеккә йөз тота, мөмкинлекләр арта. Мөмкинлекләр тудыру, уңышка ирешү — берсе икенчесенә комачауламыймы?

— Аллага шөкер, спорт обьектлары белән районыбыз 100 процент тәэмин ителгән. Моннан тыш, әле 2026 елда гына да «Балтач» күпфункцияле спорткомплексында капиталь ремонт эшләре башланды, шулай ук Норма, Балтач мәктәпләрендәге ремонт эшләрендә спорт заллары яңартыла, Чепья авылында чаңгы базасы төзелеп, кулланышка тапшырылды, «Романтик» лагерында капиталь ремонттан соң өч өр-яңа урам майданчыгы барлыкка килде һәм иң сөендергәне — Боз сарае эшчәнлеген тулы көчкә башлады. Мөмкинлекләргә килгәндә, объект белән генә булмый, остазлар да кирәк, шөкер, остазларыбыз бар, тырыш, һәм үз эшләренең осталары.

Моннан тыш, район эчендә сайлап алырга ярышлар кирәк. Дөрес, район көче һәм мөмкинлеге белән булдыра алганча оештырабыз, ярыш уздыруда аеруча федерацияләрнең, оешма-предприятие, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең зур ярдәмен ассызыклап үтәр идём. Элегерәк сез биргән сорауда күпмедер хаклык булыр иде, бүгенге көндә спорт, гомумән, үзгә. Хәзер конкуренция-көндәшлек шулкадәр көчле, мөмкинлексез, уңай шартлар булмыйча, берничек тә уңышка ирешеп булмый. Чаңгы спортын гына алыйк, соңгы 5-6 елда чаңгы базасы төзелде, трассалар яктыртылды, кар таптагычлар алынды, федерациядә яңа җитәкчеләр билгеләнеп, зур финанс ярдәме күрсәтелә башлады, һәм, нәтиҗәдә, 4-5 ел инде рейтингта, республика күләмендә, безнең район беренчеләр сафында.

— Балтач быел нинди спорт җиңүләре белән алга атлый?

— Җиңүләргә килгәндә, тулысы белән анализлап язсак, «Хезмәт» гәҗитенең ике санына да сыймас иде алар. Әмма максатларга, чыннан да, җайлап кына булса да ирешәбез, йөзү бассейнын ачканга әле 6 ел гына булса да, тулы бербөтен, республиканы куркытып торган жыелма команда барлыкка килде, Нәргизә Зарипова республика жыелма командасы составына эләгеп, Рәсәй күләмендә Татарстан данын яклый алды, традицион кул көрәшчеләре Рәсәй күләмендә уңышлы чыгыш ясыйлар, татар көрәшеннән берьюлы ике дөнья күләмендә батыр һәм призёр егетебез бар, Аяз Хәйретдинов ул, әле яңа гына 18 яше тулып килсә дә, инде өч тапкыр Рәсәй, ике тапкыр дөнья чемпионы исемен йөртә, чаңгычыларыбыздан Алия Исрафилованың уңышлары бигрәкләр дә сөендерә. Боз сарае моңарчы булмаса да, хоккейчы егетләр ел саен Рәсәй күләмендә җиңүче буларак танылдылар, баскетбол, каратэчы егет-кызлар да сөендерә. Җиңүләр күп, әмма аларны күрсәтә дә белергә кирәк, социаль челтәрләрдә шактый гына, кыска гына булса да мәгьлүматлар чыга.

Нурзада Самигуллин легенда в мире спорта Балтаси

Бу урында «Хезмәт» газетасы редакциясен һәм зур җинүләрне халыкка җиткезүдә Нурзада Гәрәевичның хезмәтләрен аерым ассызыклап үтәр идём. Нурзада Сәмигуллин мәрхүм булса да, үзеннән соң спорт турында язылган язмаларын калдырды, ул язмалар районыбыз газетасы булган «Хезмәт» битләрендә якты истәлек булып саклана. Искә алуыбыз мәрхүмнең рухын шат кылсын. Мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында районны дөнья күләмендә ел саен җиңүче итеп таныткан Чулпан Габделганиеваның җиңүләрен дә аерым билгеләп үтү кирәк.

— Районда ничә физкультура укытучысы бар, хезмәтләрен ничек бәялисез? Аеруча да булдырып эшләүчеләр кемнәр?

— Әңгәмә башында әйтеп узган идек инде, спортның башлангычы, райондагы егет-кызларның күнелләренә спортны сеңдерүче, ул — физик культура укытучылары. Безнең районда барлыгы 36 физкультура укытучысы бар. Аларның намуслы хезмәтләреннән бик күп тора. Физик культура укытучылары белән районыбыз мәктәпләре тулыландырылган, һәм инде дистә еллар эшләгән остазларыбыз янында яшьләр дә үсеп килә, аеруча да Чепья мәктәбе укытучысы Дмитрий Пануркинны ассызыклап үтәсем килә, быел бик күп спорт төрләрендә җиңүче команда әзерли алды ул. Афәрин!

Волейболисты района всегда на призовыз местах

Балтач гимназиясеннән Марат Хәлимов, Чулпан Гарәфиева, Урта Көшкәттән Руслан Михайлов, Салавыч лицееннан Рамил Әминов, Куныр урта мәктәбеннән Рәдиф Сөләйманов, мәктәптән тыш эшләр үзәге тренеры Тимур Гатауллин, Балтач урта мәктәбеннән Ильяс Галимуллин нинди генә спорт төре ярышлары булмасын (футбол, тек-регби, волейбол, баскетбол...), барысында да актив катнашалар, муниципаль этапларда җиңеп, зона, республикакүләм бәйгеләрдә нәтиҗәле урыннар яулыйлар. Физкультура олимпиадасыннан җиңүче призерларны да алар әзерләде.

— Махсус хәрби операция спортка турыдан-туры кагылмаса да, кеше буларак сез моңа җитди әһәмият бирәсез...

— Махсус хәрби операциядә булган егетләр белән нык аралашабыз, һәм беләсезме, сүз барышында еш искәртеп үтәләр, әле ярый спорт белән шөгыльләнгәнбез, нык булыша, рәхмәт сезгә, диләр. Әлбәттә, гуманитар ярдәм җыюда спорт мәктәбе, «Хыял», «Факел», «Форпост» оешмаларының егетләр мөрәҗәгать иткәндә оператив ярдәм күрсәтүе, гуманитар йөк төяүдә һәрдаим булшып торулары, гаиләләргә утын кисү, яру белән булышу күңелне сөендерә, һәм иң мөһиме, инде батырларча һәлак булган егетләрнең туганнары исемнәрен мәңгеләштереп ярышлар оештыру буенча мөрәҗәгать итәләр, бу очракта да максималь төстә ярдәм итәргә тырышабыз.

— Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?

— Тырышып эшләгәч, нәтиҗәләр дә матур булгач, һөнәри бәйрәмнәрне билгеләп үтү дә рәхәт. Район спортын үстерүдә өлеше кергән һәркемне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итеп, эшләрендә уңышлар, гаилә бөтенлеге, җиңүләрнең шатлыгын тоеп, матур тормыш белән яшәүләрен теләп калам. Спорт — ул сәламәтлек, барыбыз да сәламәт булыйк, бәхетле яшик.

Рустам Загидуллин — начальник отдела спорта

Рөстәм Заһидуллин: «Ел дәвамында төрле һөнәр ияләренә багышланган 180ләп бәйрәм билгеләп үтелә, шулар арасында аеруча да халык арасында мөһим булган, бигрәк тә яшьләргә физик тәрбия бирүче мөгаллимнәребезнең, остазларыбызның һөнәри бәйрәме. Модага карап киенәбез, тукланабыз, болар үзгәрүчән юнәлеш, ә сәламәт яшәү — бу үзгәрешсез, нинди генә чор, вәзгыять булмасын, һәрвакыт спорт модада булды. Соңгы елларда аеруча мөһимлеген тоеп яшибез. Исегездәме ковид еллары, — ул чакта да интернетта иң күп сорау, эзләү физик күнегүләр булган. Яшьләрне тәрбияләгәндә иң нәтиҗәле юнәлеш дин һәм спорт дип саныйм үзем дә. Балтач районы спорт өлкәсендә гаять тә уңышлы тәҗрибә алып баручы район дип уйлыйм. Бу олы, зур, бердәм, системалы эшчәнлек бәрабәренә барлыкка килә. Кичләрен, аеруча кыш көннәрендә, авыл урамнарына игьтибар итсәгез, юл тулы халык Скандинавия йөрешендә. Башка районнар спорт залларын тутыра алмыйлар, ә без буш урын таба алмыйбыз. Көн саен обьектларда, район үзәгендә генә түгел, авылларда да ярышлар оештырыла, әти-әниләрдә балаларын спортчы итүдә теләк зур. Ул балаларны жыелма командаларга, республика, Рәсәй күләмендә ярышларга катнашырга мөмкинлек тудырырга тырышабыз. Менә мондый шаулап торган спорт хәрәкәтенең башында спорт федерацияләренең үтә дә җаваплы караулары һәм физкультура укытучыларының, остазларының ихластан булган зур тырыш хезмәтләре ята».