Татарстанда, клиенты инфекция йоктырганнан соң, тату-салонны япканнар
Чаллының Халыклар Дуслыгы проспектындагы “Чернила” тату-салоны суд карары нигезендә вакытлыча ябылган.
Табиблар биредә тату ясаткан кешенең инфекция йоктыруын ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Ведомство хезмәткәрләре салонны тикшерү вакытында бик күп таләпләр бозуны ачыклаган. Татуировкалар бүлмәсендә кул юу өчен раковиналар булдырылмаган, косметология кораллары дезинфекцияләнмәгән, персонал медицина тикшерүе узмаган килеш кенә, махсус кием-салымсыз гына эшләгән. Хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр тутырылган. Суд тату-салон эшчәнлеген 60 тәүлеккә тыю турында карар кабул иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

