Ел башыннан Татарстан бюджетына 1,3 миллиард сумга якын салым булмаган керемнәр кергән
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 1 августка кадәр Татарстан бюджетына дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан 1 миллиард 271,56 миллион сум күләмендә салым булмаган керемнәр кергән. Бу хакта ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Аерым алганда, милекне арендалаудан керемнәр 173,99 миллион сум тәшкил иткән. Дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлешенә — 40 миллион, җир арендасына – 81,66 миллион, сервитутка – 27,47 миллион, ышанычлы идарәгә 73,11 миллион сум туры килгән.
Шул ук вакытта, дивидендлар республика бюджетына 816,64 миллион сум китергән. Милекне сатудан кергән акча – 52,66 миллион, җир кишәрлекләрен сатудан – 5,98 миллион, башка керемнәр 0,05 миллион сум тәшкил итә.
«Дәүләт милкен, шулай ук җир кишәрлекләрен файдаланудан һәм сатудан тотрыклы керемнәр – бу министрлыкның активлар белән нәтиҗәле идарә итү буенча системалы эше нәтиҗәсе», – дип белдерделәр ведомствода.
