Кардиолог телевизорны көненә ничә сәгать карарга мөмкин булуын аңлаткан



Телевизор карау вакытын көненә 2 сәгать белән чикләү хәерле. Ниндидер татлы яки майлы ризыкны кетердәтә-кетердәтә карарга яратучылар бигрәк тә бу киңәшне тотарга тиеш.

Моннан тыш йоклар алдыннан экран алдында утыру зыянлы. Табиб-кардиолог Юлия Маршинцова “РИА Новости” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Табиб әйтүенчә, телевизорны көненә күп дигәндә 2 сәгать кенә карарга кирәк. Аның аңлатуынча, экранның нурланышыннан бигрәк, тапшыру караганда ниндидер татлы, майлы яки кызган әйбер ашау гадәте сәламәтлеккә кырын суга.

Ашый-ашый телевизор карау корсак куышлыгында май утыруга китерергә мөмкин. Ә ул шикәр чире, гипертгния, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән яный. Шулай ук йокы алдыннан телевизор карау да зыянлы. Нурланышы һәм нервларны “кымтырыклавы” мелатонин эшләп чыгаруга комачаулык тудыра.

Шул сәбәпле тиз генә йокыга талып булмый һәм, гомумән, йокыга зыян килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.