Алексей Песошин Росгвардия хезмәткәрләрен ведомствоның 10 еллыгы белән котлады



Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Ратушасында Росгвардия хезмәткәрләрен ведомствоның 10 еллыгы һәм Россия хокук тәртибе гаскәрләре оешуга 215 ел тулу белән котлады.

«Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең шәхси составына намуслы хезмәте, батырлыгы һәм антка тугры калганы, шулай ук хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде ул.

Песошин сүзләренчә, ведомство хезмәткәрләре, ветераннарның казанышларына тигезләнеп, һөнәри традицияләрне арттыруны һәм осталык дәрәҗәсен күтәрүне дәвам итәчәк.

Премьер-министр шулай ук Росгвардия хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, бәхет һәм якыннарына иминлек, эшләрендә уңышлар теләде, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.