ТР абитуриентларына Россия медицина вузларына кергәндә өстәмә балл бирелергә мөмкин
Татарстан мәктәпләрендә укучылар Россиянең теләсә кайсы медицина югары уку йортына максатчан урыннарга кергәндә өстәмә балл рәвешендә бонус ала ала. Бу мөмкинлекне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты башлап җибәргән яңа һөнәри юнәлеш бирүче «Синең медицинага адымнарың» проекты тәкъдим итә.
Проект 7 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстанда узачак «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында гамәлгә ашырыла.
Булачак абитуриентлар (2026 елгы чыгарылыш укучылары) 5 өстәмә балл алу өчен 7 февральгә кадәр берничә гади адымны үтәргә тиеш:
- махсус QR-код буенча чарага язылырга;
- медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирергә;
- күренекле хирург Александр Вишневский турындагы фильмны карарга;
- бу фильм буенча сорауларга җавап бирергә.
КДМУдан мөһим ачыклык: өстәмә биш баллны абитуриент максатчан квота урыннарына укырга кабул итү конкурсында катнашкан очракта алачак.
.


