Рөстәм Миңнеханов: «Кооперация эше авылның саклануына, тотрыклылыгына тәэсир итә»
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» Халыкара кулланучылар кооперациясе форумының «XXI гасыр кооператив экосистемасы: мәгариф, бизнес һәм технологияләр интеграциясе» темасына пленар утырышы узды.
РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге рәисе Дмитрий Зубов Россия Президенты Владимир Путин исеменнән сәламләде. «Традицияләрне дәвам итеп, безнең ил кооперациясе алга таба да азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, көндәшлеккә сәләтле товарлар базарын камилләштерүгә өлеш кертәчәк», – диелә Илбашы сәламләвендә.
Быел Россия кулланучылар кооперациясенең – 195, Татарстан кулланучылар кооперациясенең 110 еллыгы билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу чараны уздыру өчен Татарстанның сайлануына рәхмәтен белдереп, моның республика өчен зур дәрәҗә булуын искәртте. Ул кооперация хәрәкәте бай тарихлы булуын, сынау еллары да кичергәнен билгеләп узды.
Рөстәм Миңнеханов республикада кооперативлар үсеше өчен күп эш башкарылуын әйтте. «Махсус автотранспорт сатып алына, җитештерү эше субсидияләнә, кооперативларның орлыклар сатып алуга чыгымнары каплана. Кооперация эше авылның саклануына тәэсир итә», – диде ул.
Татарстан Рәисе «ОКОЛО» КООП кибетләр челтәрен яхшы проект дип атады. Ел азагына кадәр мондый кибетләр саны тагын да артачак.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук чыгарылыш белгечләрен кулланучылар кооперация системасында беркетеп калдыру әһәмиятен билгеләп узды.


