Римзил Вәлиев: «Журналистикада 50 елдан артык эшләп, ялган сүз таратканым булмады»

Римзил Вәлиев: «Журналистикада 50 елдан артык эшләп, ялган сүз таратканым булмады»


Римзил Вәлиев: «Журналистикада 50 елдан артык эшләп, ялган сүз таратканым булмады»

«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз юлын тапкан, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы шәхес – күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, иҗади конкурслар лауреаты Римзил Вәлиев.

Римзил абый, сезгә бу дөньяда үз урыныгызны табарга һәм профессиональ биеклеккә күтәрелергә нәрсә ярдәм итте?

Чыннан да мин авылда туып үскән, яшьтән үк кара җиргә басып йөрүгә күнеккән «гади» татар кешесе. Артык мул тормышка, зур байлыкларга күнегелмәгән. Син әйткәнчә, азмы-күпме «күтәрелүне», һөнәрле булуны, җәмгыятьтә урын табуны үземнең шәхси казанышым дип санамыйм.

Совет чорын никадәр тәнкыйтьләсәк тә, социаль баскычлар булуын танырга кирәк. Мәктәптә, югары уку йортында бушлай белем алган, мөһим профессия үзләштергән, җәмгыятьтә үз урынын тапкан шәхесләр күп. Мин дә шуларның берсе. Совет заманының бу җәһәттән уңай тәҗрибәсе булды.

Безнең Дүсән авылы – Башкортстанның Бишбүләк районында, Оренбург өлкәсе чигендә урнашкан. Анда 4 класслы гына мәктәп бар иде. 5 нче сыйныфта укыр өчен 10-11 яшьтән үк 6-7 чакрымдагы күрше авылдагы мәктәпкә йөри башладык. Әгәр мин шул урта мәктәпле авылда үсеп, район үзәгендә яки зуррак шәһәрдә – Бәләбәйдә яки Уфада белем алсам, белмим, кем булыр идём икән?! Ул чакта Казан, Мәскәү хәтта төшкә дә кермәде. Урманнар, таулар артындагы авылда үсеп, зур шәһәрләргә, гыйлем үзәкләренә ничек барып эләккәнемә үзем дә таң калам.

Вәлиевлар гаиләсе

Журналистикага беренче адымнарыгыз ничек ясалды?

Хәреф танырга 4-5 яшьтә чакта әти алып кайткан сайлау плакатларын укырга өйрәндем. Авылга электр тогы кертелгәч, радиодан яңалыклар, спектакльләр тыңлый идём. Күршедәге Сәйдә апаның чормасында «Совет әдәбияты» журналын (хәзерге «Казан утлары») табып, төннәр буе йокламыйча укый идём. Лев Толстойның «Война и мир» романының татар телендәге икенче томын (Яхъя Халитов тәрҗемәсендә бугай) 4 нче сыйныфта чакта ук тырыша-тырыша укыганым хәтердә. Атаклы классик әсәрнең нәрсә турында булуы кызыксындыра бит! Авыл китапханәсендә тышлары тузып беткән китапларны чират торып ала идек.

Мәктәптә әдәбият түгәрәгенә язылдым. 9 нчы сыйныфның язгы каникулында дустым Гаяз Галимов белән абзар башында уртак повесть яздык. Беребез әйтеп тора, икенчебез калын дәфтәргә терки. Көн саен шигырьләр яза идек. Шуннан соң район үзәгенә – «Якты юл» район газетасы редакциясенә юл тоттык. Шигырь, мәкаләләр иҗат итүче даһи язучылар буларак: «Безгә эш булмас микән?» – дип мөхәрриргә кердек. Анда безгә сәерсенеп кенә карадылар да: «Хәзер сарыклар бәрәнләгән вакыт», – дип, гаҗәпкә калдырдылар. Сарык бәрәнләү темасын без хурланып кабул иттек. Шулай да редакциядә исем-адресларыбызны калдырып кайттык.

10 нчы сыйныфны бетергәч, җәй буе комбайнда ярдәмче булып эшләдем. Урак өсте тәмамланып килгәндә райкомнан шалтыратканнар: «Сезнең анда комбайнчы Римзил бар, кичекмәстән редакциягә эшкә килеп җитсен», – диделәр. Комбайнны куйдым да район үзәгенә чаптым.

Редакциядә эшләүче корректор декрет ялына киткән икән, мине вакытлыча шунда эшкә алдылар. Хезмәт кенәгәмнең беренче юлында «механизатор» дигән вазыйфа язылган, икенчесендә корректор диелде. 3-4 айдан соң фотохәбәрче итеп күтәргәч, районны аркылыга-буйга йөреп чыктым. Менә шул булды һөнәри карьера! Бер елдан соң Уфадагы университетның филология факультетына укырга кердем. Гаяз дустым вертолётчылыкка укырга китте.

Газетада эшләгән чагымда бөтен райондагы хәлләрне, журналистиканың нигезләрен дә өйрәндем. Бу тәҗрибә миңа тормышта бик ярдәм итте. Кешенең хезмәт биографиясе гади һәм авыр практик эштән башланса, һөнәри үсеш биографиясе ямьле була кебек.

Ә сезнең һөнәр, хезмәт урыны ничек табылды?

Укытучы дипломы дип хыялланмадык. Университетта укыганда әдәбият түгәрәгенә йөрдем. Шигърият кичәләре үткәрә идек. Шагыйрь Госман Садә – бүлмәдәш дустым белән чиратлап әдәби берләшмә җитәкчесе булдык. Безнең очрашуларга Әнгам Атнабаев, Наҗар Нәҗмиләр килә иде, бергәләп шигырь сөйли торган идек.

Ләкин профессия кирәк. Шагыйрь булган өчен эш хакы түләмиләр, кайдадыр эшләргә кирәк. Журналистикадан башка һөнәр турында уйлаганым да булмады.

Университетны тәмамлагач, мине Бишбүләккә район газетасына баш мөхәррир урынбасары итеп кайтардылар. Шул вакытта аналитик мәкаләләр яза башладым. Аннары Уфадан фәрман килде – Мәскәүгә Югары комсомол мәктәбенә ике елга укырга китәргә. Бөтен СССР буенча бер төркем җыялар икән. Һәр республикадан бер яшь кеше килергә тиеш. Ничектер «мандат комиссиясен» үткәнмен. Шулай итеп, Мәскәүдә 2 ел укып, югары сәяси белем алдым.

«Югары гуманитар фәндә иң мөһиме – үз-үзеңне белемгә баету»

Мәскәүдәге белем алу дәвере журналист буларак аңыгызны, осталыгыгызны ничек үзгәртте?

Сәясәт, дәүләт төзелеше буенча яхшы укыттылар. Үзем дә тырыштым, фәнни хезмәтләр яздым. Диплом эшем «Методика разработки темы» турында иде. Мәскәүдә Валерий Аграновский дигән данлыклы журналист безгә спецкурс укыды. Ул аудиториягә кереп утыргач, минем күзләргә карамыйча лекцияне башламый иде. Күрәсең, йотлыгып тыңлап утырганмындыр инде. Шул лекцияләр соңрак Аграновскийның «Ради единого слова» китабы булып басылып чыкты. Аны табып укырга тырышыгыз.

Редакция эшчәнлегенә тирәнрәк кереп киткәнче, мин барысын да үзлегемнән укып өйрәндем. Беренче дипломым буенча белгечлегем — «татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы».

Икенчесе – журналистика буенча, Мәскәүдә алынды. Төркемдәшләрем арасында Мәскәү, Санкт-Петербург университетларын тәмамлап килгәннәр бар иде. Минем кебек ерактагы кечкенә авылдан килгән башка кеше юк иде анда.

Карьерагыз ниндирәк булып китте соң?

Нинди карьера? Такыр юллар каян булсын? Мәскәүдә практиканы «Московский комсомолец» газетасында үттем. Бер ай эчендә Мәскәүнең Сокольники вагон ремонтлау заводы яшьләренең хезмәте, ял итүе турында 4 мәкалә яздым. Укып бетергәч, «МК»дан хәбәр иттеләр: «Мәскәүдә каласың, безнең редакциядә комсомол бүлеген алып барырсың». Күрәсең, Мәскәү егетләре завод-комсомол темаларын үз итмәгәндер. Шуны ишетеп, Уфадан Мәскәүгә шалтыратып: «Аны укырга без җибәрдек!» – дип тавыш чыгарганнар. Һәм мине Уфага эшкә кайтардылар. Шунда яшьләр матбугатында 5 ел эшләгәч, «Комсомольская правда» редакциясе Казанга җибәрде. 30 яшьтә шушы баскычка күтәрелгәч, беркайчан да карьера турында уйламадым бугай.

Перестройка башлангач, Мәскәү газетасыннан Татарстанда эшләргә күчтем, чөнки татарлык һәм Татарстан темасы ул чакта кызу һәм мөһим булып күренде. «Агитатор сүзе» журналын үзгәртү мавыктырды. Обкомның идеология бүлеге мөдире Олег Викторович Морозов минем шеф булды. Ул хәзер Дәүләт Думасында комитет җитәкли.

Татар энциклопедиясендә перестройка вакыйгалары турында язган үзенең бер мәкаләсендә Олег Викторович катлаулы сәяси чорда яңача эшләүче 5 кешелек командасын атаган: Александр Юртаев, Рафаэль Хәкимов, Георгий Исаев, Наил Хөснетдинов, Римзил Вәлиев (Татар энциклопедиясе, 498 нче бит). Шулай итеп, 1985- 2000 елларда Татарстанны яңартканда федерализм, республика өчен барган көрәштә катнаштым. Төрле төбәкләрдә яшәгән татар халкына бер бөтен итеп карау үзе бер инкыйлаб иде. Әле дә шул юлдан чыккан юк.

Римзил Вәлиевның китаплары

«Тираж өчен көрәштә яңа мәгълүмат, оригиналь фикер булмаса, укучылар суына»

Легендар басма булган «Идел» журналының беренче баш мөхәррире булу, аннан китү тарихы ничек булды?

Яшьләр журналы җитәкчесе бик каты конкурс аша сайланды. Татарстан Язучылар берлеге, комсомолның өлкә комитеты вәкилләреннән торган комиссия әгъзалары яшерен тавыш бирделәр. Сайланган мөхәррир, мөстәкыйль иҗат кыйбласы, иң сәләтле иҗатчылар, мөстәкыйльлеккә һәм федерализмга омтылган Татарстан – бу чын инкыйлаб заманы иде. Бүлек мөдирләре Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Нәбирә Гыйматдиновалар – иң сәләтле яшь иҗатчылар иде, мин аларга ирек бирдем, үзем дә чыбыркы шартлаттым.

Русча журналда Әхәт Мушинский, Гадел Хәеров, Роза Кожевникова, Фаяз Фәизов эшләделәр. Чит төбәкләр дә кызыксынды. Беренче елда 60 мең, икенчесендә 125–130 мең тираж җыйдык! Хәтта киоскларда («розница») 4-5 мең данә (30 тиенгә!) сатыла иде. Әбүнә акчасы, ваклап сату чыгымнарны каплый иде. Шулай булгач, беренче елдан ук «Идел» мөстәкыйль журнал булып китте. Ул вакытта бик бирелеп эшләдек. Сүз иреге, яңалыкка омтылыш, Татарстан суверенлыгы, фикер-мәгълүматка сусау... Хәзер журналлар 2-3 мең тираж белән чыгуы гаҗәпләндерә. Бу турыда аерым җыелып зурлап сөйләшергә кирәктер.

Нигә «Идел» журналыннан киттегез?

«Идел» – даһи язучыларның повесть-романнарын чыгаручы альманах дип уйлаучылар булгандыр. Ул вакытта бөтен СССРны Виталий Коротич җитәкләгән «Огонек» журналында чыккан язмалар тетрәндерә, үз артыннан ияртә иде. «Идел» дә шундый заманда аякка басты.

Иделнең русча варианты тиражын җыю кыен иде, чөнки рус телендә басмалар җитәрлек. Үзебез эшләп тапкан акчага Сыктывкардан, Балахнадан вагонлап кәгазь кайтара идек. Шул вакытта «Идел» журналын почта аша тарату бәясен 2-3 тапкырга арттырдылар. Дәүләт дотациясе бирелсә җиңелрәк булыр иде. Шулай булгач: «Егетләр, мөстәкыйль журнал буларак эшләргә бирмәсләр. Я башка форматта эшлик, яки...» – дидем. Ә безне гамәлгә куючылар дәүләт структурасы түгел иде.

Бәлки мөстәкыйльлекнең бәясен коллективка аңлата алмаганмындыр. Кыскасы, баш мөхәррирлекне урынбасар Фәиз Зөлкарнәевка калдырдым да, яңа оешкан «Ватан» җәмгыятенә күчтем. Чит ил татарлары өчен латин графикасында зур булмаган яңа газета чыгара башладым. Аңлы рәвештә журнал иң популяр чагында калдырдым аны. Шуннан соң «Идел» берничә ел матур гына яшәде, ләкин ел саен тираж кими барды. Шулай буласын мин белә идём!

Хәзерге тираж саннарын без эшләгән чак белән чагыштырсаң, кимендә 10 тапкыр аерма бар! Мәгълүмат базары, фикер ярышы үзгәрде. Шартлар да үзгәрде. Тираж өчен көрәштә яңа мәгълүмат, оригиналь фикер булмаса, укучылар суына.

Сез 5 ел КДУда журфакта журналистика нигезләрен укыттыгыз. Кайсы шәкертләрегез белән горурланасыз?

Хәзерге вакытта «ТНВ» каналында, башка мәгълүмат чараларында эшләгән иң танылган алып баручылар, журналистлар — минем шәкертләрем. Журналистлар укыту, алар белән эшләү бик күңелле иде, укытканда бернинди авырлык тоймадым. Алар мине искә төшерсәләр, мин шатланырмын.

«Журналист ул – иҗтимагый фикерне формалаштыручы кеше»

Римзил абый, үзәк матбугатның профессиональ югарылыгы белән җирле басмалар арасында нинди аерма күрәсез?

Аерма – фикерләү масштабында! Җирле газета-журнал примитив булырга тиеш түгел. Анда сарыкларның бәрәнләвен генә язарга кирәк дип, фикер йөртергә ярамый. Алай да, хәзер үзем уйлыйм: кайсы авылда, кайсы хуҗалыкта күпме сарык бар, күпме бәрәнләгән, күпме ит тапшырганнар, нинди бәягә дәүләт сатып ала, күпмегә без кибеттән сатып алабыз? Хикмәтле хәлләр бар!

Җәмгыятьтә «чын журналист кыю булырга тиеш» дигән фикер бар.

Безнең эш кыюлык таләп итә. Җинаятьчеләрне фаш итә торган, бандитлардан курыкмый торган «супержурналист»лар бар. Андыйларның да үтерелгәннәре дә, эштән куылганнары булып тора, ләкин журналист җитешсезлек белән көрәшүче ялгыз фанатик кына түгел. Ул прокурорны, хокук саклаучыларны, судны алыштыра алмый. Андый коралы яки саклану системасы юк аның. Җинаятьчене тоту — прокурор, тикшерүче яки полиция хезмәткәре эше.

Золымны җиңү миссиясен бер журналистка гына тапшыру ярамас. Хакимият, дәүләт структуралары, хокук саклау органнары, гомумән, җәмгыять белән бергә хәрәкәт итсә генә безнең коллегалар максатка ирешә ала.

Журналист ул — иҗтимагый аңны формалаштыручы, алдынгы фикерне яклаучы, таратучы. Сугыш-талашлар чыкса, безнең һөнәр мәгълүмат сугышы коралы булып китәргә мөмкин. Шуңа күрә акыл белән хәрәкәт итми булмый. Журналист пропагандист кына түгел, дөреслекне әйтүче. Фактлар, агументлар, дәлилләр белән хакыйкатьне ачып салучы.

Журналистлар белән

Ә сез үзегез шул дәрәҗәгә ирештегезме? Үзегез ирешкәннәргә канәгатьме?

Бер дә уйлаганым булмады. Бик канәгать булырга сәбәп юк дип саныйм. Шулай да әллә ни зарланмас идём. Журналистикада 50 елдан артык эшләп, йөзләгән, бәлки меңләгән мәкалә, тапшырулар әзерләдем, ләкин атаклы публицист, бөек язучы булмадым. Даһи булырга омтылмадым. Ике китабым чыкты – алар милли үсеш, татар язмышы турында аналитика. Яшьләрне өйрәтү өчен дәреслек кебегрәк. Башка кеше андый җитди сәясәт белән мавыкмыйдыр. Ике тапкыр журналисларның «Бәллүр каләм» конкурсында җиңүче иттеләр.

Башка әллә ни мактанырга сәбәп юк. Кирәк булса, тагы да күбрәк, максатчанрак эшли алыр идём.

Шунысы хактыр: ярты гасыр мәгълүмат мохитендә эшләп, бер тапкыр да ялган сүз таратмадым, судка бирүче булмады, беркайчан да кире кагу (опровержение), дәлилле шикаять килмәде, штраф түләмәдем, төрмәгә утырмадылар.

Журналист катлаулы, сәясәт капкынына, каршылыкка эләгергә мөмкин. Ләкин чыгу юлы да бар. Үземә һәрвакыт шундый сорау бирәм: минем хокукларым, журналистикадагы мөмкинлекләрем нинди законнар белән билгеләнә? Нинди язма яки реплика өчен мине яисә басмамны ябып куярга мөмкиннәр? Гамәлдә булган Россия, Татарстан законнарының үземә кирәкле маддәсен эзләп табам да төеннәрне шуңа таянып чишәм. Мәсәлән, «Россия Федерациясендә милли сәясәт нигезләре» һәм «Россиянең традицион кыйммәтләре нигезләре» турында законнар чыкты. Аның бер пунктында «сохранение самобытности народов в России» («Россия халыкларының үзенчәлеген саклау») дигән сүзләр бар. Димәк, милләт мәнфәгатен яклаганда мин законны үтим, ә закон мине яклый.

Заманында 300- 500 мең тираж белән чыккан, 105 еллык тарихы булган «Татарстан яшьләре» газетасының ябылуы бүгенге медиакиңлеккә ничек тәэсир итә?

«Татарстан яшьләре» газетасының ябылуы – фаҗига! Аның элекке мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев минем дустым иде. Мин аны «Идел» журналына җаваплы сәркатип итеп чакырдым, ул журналны чыгаруга зур өлеш кертте. Газетада редактор урыны бушагач, аны «Татарстан яшьләренә» куйдылар. Хәзер Исмәгыйль дә, газета да булмагач, миңа бик авыр. Фаҗигави вакыйга бу.

Татар матбугаты

«Татарстан яшьләре» урынына нинди газета ачылды? Аның аудиториясе, тиражы бар иде – кая булган алар? Редакция берүзе генә калмагандыр ич? Элек газетаны оештыручы булып редакция коллективы һәм Яшьләр берлеге дигән оешма санала иде. Газета язмышын гамәлгә куючылар («учредительләр») хәл итә. Татарстанда Яшьләр министрлыгы бар. Татарстанның «Татмедиа» агентлыгы дигән көчле оешма бар, шул исемдәге акционерлар җәмгыяте эшли. Редация алар белән бергә киңәшеп республика җитәкчелегенә кергәнме – белмим.

20ләп институт, мәктәпләр ачылган, ярты миллион татар яшәгән Казанда студентлар газетасы бармы? Татар студентларының җыела торган клублар нәрсә эшли? Шигърият кичәләрендә, әдәби митингларда, концерт һәм спектакльләрдә яшьләрне күбрәк күрәсе килә.

Хәзер яшьләрнең комсомолы да, милли газетасы да булмаса, татарча сөйләшкән, китап-журнал укый торган аудитория юкка чыгарга мөмкин. «Идел» журналы бар, ләкин аның тиражы һәм аудиториясе бүгенге татар мохитен саклауга тәңгәл киләме? Яшьләр матбугаты – ул туган тел кулланучыларның яңа буынын, шул ук «Татар-информ»ның, «Ватаным Татарстан»ның аудиториясен тәрбияләп үстерә.

Бу хәл милләтнең демографиясенә дә тәэсир итә. Соңгы җанисәптә илдәге татарлар саны 600 мең кешегә кимегән иде. Ә татарча белүчеләр саны 1 миллионга чигенде. Тагы 4 елдан яңа җанисәп килеп җитәр. Милләтнең статистикасы ниндирәк булыр? Инкыйразга, милләтнең бетүенә каршы торучы мәгърифәт, мәгълүмат, мәдәният, милли үзаң, тарих булганы көн саен, сәгать саен саен искә төшеп тора.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында

Соңгы вакытта туган тел сирәгрәк яңгырый түгелме? Бигрәк тә яшьләр мохитендә. Сәбәбен ничек аңлатасыз?

Гади тема түгел бу. Без бит Татарстанда яшибез, милләткә таяныч булырлык андый республикалар бик аз. Кайбер даирәләрдә татарча сөйләшү артканын да күреп була. Ә гомумән алганда татар милләтеннән булган әби-бабайларның газиз оныклары белән русча гына аралашуы, туган телдән ваз кичү хурлыклы, хәтта куркыныч хәл.

Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» дип кисәтүе туган телдән баш тартучыларга кагыла. Татар газета-журналларының гомуми тиражы әле күптән түгел 1,5 миллионнан артык иде. Китаплар да киң тарала иде. Хәзер ничегрәк? Бер карасаң, милли мәдәниятебез, матбугатыбыз бай. Күпме радиоканал, «Татарстан — Яңа гасыр» телевидениесе, «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы эшләп тора.

Татарның билгеле шәхесләре – Ләйлә Кәримова һәм Айдар Галимов белән

Туган тел авылда күбрәк яши, ләкин күпчелек, бигрәк тә яшьләр, шәһәргә күчә. Укырга, эшләргә китәләр. Анда милли матбугат бик аз тарала. Яшьләр газетасы булмагач, үсеп килүче буын туган телдә мәгълүмат алуга күнекми. Мәктәптә татар теле укытылса да, ата-аналар һәм укучылар татар сыйныфын оештыру өчен гариза язуы сирәк.

15 еллап элек Бөтендөнья татар конгрессының аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов гаиләсе белән Бәләбәйдән Казанга күчеп килде. Тарихи һәйкәл – «Милләт» типографиясе бинасын сатып алган, аны тергезгән үрнәк шәхес ул. Аның дүрт улы да Казанда үсеп, югары белем алды. Аларның берсе — Райнур хәзер Бөтендөнья татар яшьләре форумын җитәкли. Хәзер Рәүфнең 8 оныгы бар! Барысы да татар рухында тәрбияләнә. Нефтьче дипломы булган килеш ислам университетын тәмамлаган Рәүф әфәнде үзе дә, хатыны Гөлфия ханым да, 4 улы, киленнәре дә, татарча сөйләшә һәм татарча яши.

Рәүф Йосыф улы бер оныгын туган телдә укытыр өчен мәктәпкә барган. Татар сыйныфы ачу өчен 15-20 бала җыярга кирәк, дигәннәр. Шул 15 татар баласын җыю бик читен булган! Теләүчеләр аз икән. Искиткеч! Татарлар газиз баласын татар сыйныфында укытмагач, киләчәктә анда кемнәр укыр?

«Милләт буларак үзебез йоклап ятмасак, татар халкы сакланыр дип уйлыйм»

Милли матбугатның тиражын, матди керемнәрен, журналистларның хезмәт хакларын ничек арттырырга?

Милли матбугатка дәүләт зур ярдәм күрсәтә, ләкин татарча басмалар аудиториясен киңәйтү авыр. Әлбәттә, бу авыр эш. Сәүдә рекламасына өметләр дә чамалы.

Иң ышанычлы юл – вакытлы матбугатның тиражын, аудиторияне киңәйтү. Монда төп «коткаручы» – татар халкы үзе!

Халык нишләргә тиеш?

Укырга, гыйлем таратырга, телевидение, интернет карарга, радио тыңларга.

Патша вакытында журнал-газеталарны кем чыгарган? Хөкүмәт милли мәдәнияткә акча бирмәгән бит. Мәдрәсәләр, театрлар, китап нәшриятлары, милли басмалар, гомумән матбугат эшмәкәрләре, сәүдәгәрләр, хәйриячеләр ярдәмендә яшәгән. Ничәмә журнал, газета, театр менә шул иманлы кешеләр биргән акчага яшәгән!

Милли мохитнең яшьләргә матбугат, мәдәният, интернет аша килгәнен онытмаска иде. Редакцияләр зур түгел, чыннан да хезмәт хакы мул түгел. «Эш хакларын күтәрсеннәр, хуҗаларга барсыннар», – диярсез. Иң башта «Татмедиа» агентлыгына мөрәҗәгать иттегезме? Дәүләт милли мәгълүматны асрамаса, ул күптән ябылыр иде. Ә үзебез, кем әйтмешли – электорат кая карый? Халык матбугатны укыса, тиражлар арта, редакциягә әбүнәчеләрдән, реклама бирүчеләрдән акча керә.

Сүз уңаеннан әйтәм – көз айларында киләсе елга матбугатка язылу бара. Элегрәк «подписка» турында игъланнар, өмдәмәләр адым саен яңгырап тора иде.

Милли матбугатны, журналистиканы яшәтү кемнәргә бәйләнгән?

Тукайларча әйткәндә, безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? Быел Татарстанның Мәгариф министрлыгы татарча имтихан бирүчеләр санын арттырабыз, яңа баскычка күтәрәбез, ди. Бирсен Ходай!

Татарлар үзләре туган телдән ваз кичсә, тел ихтыяҗы булмагач, «Татарстан Республикасы нигә кирәк? Татарлар үзләре мәктәпкә балаларын бирми бит», — дип уйларга мөмкиннәр.

Туган телгә күнегү мохите – ул радио, телевидение, китап, журнал, газета, театр.

Мин яшьләр оешмаларына, конгрессның Бөтендөнья татар яшьләре форумына өметләнәм. Һәр районда, уку йортында татар яшьләре клубы, мәдәни үзәге булдыру кирәк. Туган көн үткәрү, концерт оештыру, газета-журналларны уку, көн кадагындагы темалар турында сөйләшү өчен булса да. Бер Казанда гына да ярты миллион татар яши!

Ышаныч-өметләр татар халкына, Татарстанга, аның төпле һәм көчле лидерларына бәйле. Иң беренче чиратта – үзебегә! Кол Галиле, «Зәңгәр шәл»ле, Хәлил-Галиябанулы, Тукай, Такташ, Җәлилле, Туфанлы, Атнабайлы, Сәйдәш, Яруллин, Илһам Шакиров моңнары белән сугарылган милләт бит без! Әлмәндәрле, Шәрәфиле татар халкы... Шүрәледән курыкмаган, Кырым, Касыйм, Әстерхан, Себерләрдә дәүләт төзегән, Ташкентта, Чарджоуда, Байкалда, Балтыйк буенда дөнья көткән, Казан, Мәскәү, Питерны бизәгән, «КамАЗ»лар, очкычлар чыгарган, Гази Заһитов кебек батырлар белән Берлинны алган, туган ил өчен башларын салган Кормаш-Җәлилләре, Фатих Кәримнәре, сәнгате, мәгарифе булган, Донбасста, чирәм җирләрдә, Мегион-Сургутта нефть тапкан, Татарстанда нефть-химия, автомобиль заводларын төзегән, чиста, төзек авыл-шәһәрләр корган, бодай, арыш, бәрәңге, чөгендер үстерүдә, мал үрчетүдә осталык күрсәткән татар кешесе! Ике гасыр элек ул дәүләт ярдәменнән башка, чикләүләргә карамастан, үзенең мәдәниятле, мәгарифле татар милләтен корган.

Хәзерге катлаулы чорда да без яшәргә һәм үсәргә сәләтле. Милләт буларак үзебез йоклап ятмасак, татар халкы сакланыр дип уйлыйм.

Күбрәк данга омтылмадым, үзем өчен файдалырак эшләр башкармадым дип үкенмисезме?

Дөрес, мин проза, публицистик әсәрләр, шигырьләр, кызыклы китаплар иҗат итә алыр идём. Язылган, ләкин басылып чыкмаган яки радиодан гына яңгыраган текстларым, фотолар, видео, аудиолар йөзләгән, хәтта меңләгән.

Ләкин миңа шәхси иҗат өчен вакыт җитмәде. 1992 елда татар конгрессы башкарма комитетына сайлангач, академик Индус Таһировның урынбасары булу мине бик нык үзгәртте. Индус абыйныың сабыр холкы, акылы, кешеләргә мөнәсәбәте тәэсир итте.

Конгресс эшенә салган вакыт-көчем милли үсеш турында аналитик текстлар язуга, милли структуралар оештыруга китте. 10 ел башкарма комитет рәисе урынбасары, 5 ел Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе... Йөзләрчә карар проекты, чыгышлар, планнар язу, мөһим җыелышлар үткәрү, чит төбәкләрдә милли үзәкләр төзү... Соңгы 30 ел шулай үтеп китте.

Бөтендөнья татар конгрессы – үтә мөһим проект ул. Мең еллык татар тарихында барлык ил, катлам, нәсел татарлары катнашында, дәүләткә таянып, беренче тапкыр 1992 елда оештырылган гомумтатар җыены үткәрелү – тарихи вакыйга. Милләт берлеген ныгыту, аны яшәтү максатында шундый структура гамәлгә керде! Аның уставын, программасын язу, милләт язмышына үземне дә җаваплы дип хис итү минем гомернең төп өлеше булды дияргә мөмкин... Бу тарих турында аерым фикер алышырга була. Әлегә вакыты җитмәгән…

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән

Дәвамы бар…

  • Вәлиев Римзил Салих улы – журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). 1949 елның 7 мартында Башкортстан АССРның Бишбүләк районы Дүсән авылында туган. Башкорт университетын (1972), ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен (Мәскәү, 1975) тәмамлый. 1966–1967, 1972–1973 елларда «Светлый путь» район газетасында (Башкортстан АССР) эшли.
  • 1975–1979 елларда Уфада «Ленинец» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип. «Комсомольская правда» (1979–1983) һәм «Советская культура» (1983–1985) үзәк газеталарының Идел буе республикалары буенча үз хәбәрчесе. 1985 елдан «Слово агитатора» журналында җаваплы сәркәтип. 1989–1991 елларда «Идел» журналының беренче баш мөхәррире. 1991–1993 елларда «Дөнья» газетасын оештыручы һәм баш мөхәррире.
  • 1992 елдан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, 2002 елдан Россия татарларының милли-мәдәни федераль советы рәисе. Татарстан Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм» бүләге иясе (2006). 1995–2006 елларда «Ватан» җәмгыяте президенты. 1995–2000 елларда «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең чит илләр өчен тапшырулары «Дөнья» радиостудиясе мөхәррире. Башкортстан Республикасы Бишбүләк муниципаль районының Почетлы гражданины (2024).
  • Бөтендөнья татар конгрессының югары идарә органы булган Милли Шура әгъзасы булып тора. Очерк, репортажлары, аналитик мәгълүматларга бай радиопрограммалары җирле этник проблемаларга, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенә, Татарстанның халыкара мөнәсәбәтләренә багышлана.